Бүген «Казан» тимер юл вокзалында Советлар Союзы Герое, Лаеш шәһәре һәм Лаеш районының мактаулы кешесе Борис Кузнецовны тормыш иптәше Әлфия Солтан кызы белән, шулай ук, Россия Геройлары Алексей Кораблев һәм Александр Супонинскийны Мәскәүгә озаттылар. Иртәгә алар Кремльдә, Ватан Геройлары көне уңаеннан уздырылган, тантаналы чарада Россия Президенты Владимир Путин белән очрашачак.
Тимер юл вокзалында аларны Лаеш районы Советы Аппараты җитәкчесе Азат Нурмөхәммәтов, районның хәрби комиссары Александр Афанасьев, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре озатты. Геройларны Казан хәрби училище курсантлары хөрмәтләде.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте