Тимераякта шуу буенча бөтенроссия ярышлары

2019 елның 11 декабре, чәршәмбе

Түбән Новгородта, Татьяна Аверина истәлегенә багышланган, тимераякта шуу спорты буенча бөтенроссия ярышлары узды. Монда илебезнең төрле төбәкләреннән килгән 200 спортчы көч сынашты. Ярышлар программасында 100 м, 300м, 500 м, 1000 м, 1500 м һәм 3000 м дистанцияләр бар иде.
Бу ярышларда Лаешның комплекслы спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр дә катнашты. Кече яшьтәге малайлар арасында Антонов Михаил 500 м һәм 1000 м дистанциясендә 3 урын, яшь балалар категориясендә Иванова Дарья 100 м һәм 300 м дистанцияләрендә 1 урын алды. Спортчыларның тренерлары Ия Жантимирова һәм Тамара Рубинская. Җиңүчеләр һәм призерлар истәлекле кубоклар, медальләр һәм дипломнар белән бүләкләнде. Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International