Бүген район Советының зур залында Лаеш районының XXXIII сессиясе узды. Аның эшендә район җитәкчесе Илдус Зарипов катнашты.
Лаеш районы бюджетыннан хәрби комиссариатлар булмаган территорияләрдә беренчел хәрби исәпкә алуны гамәлгә ашыру буенча вәкаләтләрне тормышка ашыру өчен шәһәр һәм авыл җирлекләре бюджетларына субвенцияләр бирү турында районның финанс-бюджет палатасы рәисе Елена Галиева сөйләде.
Лаеш районының 2020 елга һәм 2021, 2022 еллар план чорына бюджеты һәм Лаеш районының 2020 елга һәм 2022 елга кадәрге чорга социаль-икътисади үсеш фаразы белән район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад һәм инвестицион үсеш буенча урынбасары Виктор Тябин таныштырды.
Район Башкарма комитетының юридик бүлеге начальнигы Нияз Нуретдинов «Кама диңгезе «социаль-мәдәни объект» автоном коммерцияле булмаган оешмасын төзү һәм Лаеш районы Советының «Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында»гы карары проекты турында чыгыш ясады.
«Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы» муниципаль берәмлегендә гавами тыңлауларны (җәмәгать фикер алышуларын) оештыру һәм уздыру тәртибе турында нигезләмәне раслау хакында һәм Лаеш районы чикләрен үзгәртү мәсьәләсе буенча гавами тыңлауларны билгеләү турында2018 елның 12 ноябрендәге 61-РС номерлы Лаеш районы Советы карарына үзгәрешләр кертү хакында район башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге башлыгы Дамир Хисмәтов сөйләде.
Районның милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Андрей Масленников берничә тема буенча чыгыш ясады: Лаеш районы Советының 29.07.2009 елдагы 53-р номерлы « Казан ш., Татваленка торак массивы, Озерная ур., 1 йорт адресы буенча урнашкан ун фатирлы торак йорттагы1, 3, 4, 5, 6, 7, 8, 9,10 номерлы фатирларны , ТР Лаеш районы Комлы Ковал авыл җирлеге муниципаль милкеннән 4 данә урам яктырткычларын Татарстан Республикасы Казан шәһәре милкенә тапшыру турында » гы карарына үзгәреш кертү турында; Лаеш районы Советының 2007 елның 4 апрелендә кабул ителгән 19 номерлы «муниципаль милек булган объектларның туктатылган яисә тормышка ашырылмаган төзелеше буенча төп фондларны һәм чыгымнарны исәптән чыгару тәртибе турындагы нигезләмәне раслау хакында "гы карарына үзгәреш кертү турында;
Көн тәртибендәге барлык мәсьәләләр буенча Лаеш районы Советы депутатлары карарлар кабул итте.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте