Бүген, инвалидлар декадасы тәмамлану кысаларында, Лаеш муниципаль районының «Алтын көз» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль хезмәт алучылар белән берлектә мөмкинлекләре чикле балалар өчен«Мөмкинлекләр чикле-талантлар чиксез»
дигән I нче район фестивалендә катнаштылар.Ул Лаешның мөмкинлекләре чикле балалар өчен мәктәп- интернат базасында узды.
Балалар төрле номинацияләрдә концерт номерлары күрсәттеләр: хореография, вокал, инструменталь башкару, нәфис сүз һәм гамәли сәнгать. Залдагы тамашачыларның соклануына чикләр булмады. Костюмнарның якты булуы, тавышның матурлыгы, сәнгатьлелек һәм артистлык сәләте беркемне дә битараф калдырмады. Барлык катнашучыларны дипломнар һәм истәлекле сувенирлар белән бүләкләделәр