Мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Мөмкинлекләре чикле – чиксез талантлар» I район фестивале

2019 елның 11 декабре, чәршәмбе

Бүген Лаешның сукырлар һәм күзләре начар күрүче балалар өчен интернат-мәктәбе базасында мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Мөмкинлекләре чикле – чиксез талантлар»дигән I район фестивале узды. Балалар үзләренең иҗатларын күрсәттеләр: алар җырлыйлар, бииләр, чигәләр, кул эшләре белән шөгыльләнәләр, картиналар язалар, матур әйберләр ясыйлар. Фестивальдә катнашучыларны район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова һәм район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Андрей Карсалов сәламләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International