Лаеш районы җитәкчесе Илдус Зариповның Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлавы

2019 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле Лаеш районы халкы!
Сезне иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе - Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлыйм!
Конституция һәрвакытта да алга киткән дәүләтчелекне, гражданлыкны, кешенең демократик хокукларын һәм ирекләрен гәүдәләндерде. Илнең Төп законы һәр кешенең хокукларын һәм ирекләрен, милләтенә, чыгышына, диненә карамастан, тигезлекне раслады. Конституция Россиянең күп гасырлар дәвамында тупланган тәҗрибәсен һәм казанышларын чагылдыра, илнең киләчәк үсеше стратегиясен билгели. Безнең бурыч-анда салынган гомуммилли кыйммәтләрне истә тоту һәм саклау, алар нигезендә тотрыклы, хокукый, демократик дәүләт төзү.
Бу бәйрәм көнендә сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, тынычлык һәм бәхет, иртәгәсе көнгә ышаныч, иминлек һәм оптимизм, Россия Федерациясенең, Татарстан Республикасының һәм Лаеш районының үсеше, чәчәк атуы хакына, булган барлык планнарыгызның уңышлы тормышка ашуын телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International