Лаешта юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләләре турында фикер алышу

2019 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Лаеш районы Советының зур залында юл хәрәкәте иминлеге буенча район комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды. Аның эшендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Лаеш районы буенча бүлеге начальнигы Радик Егоров катнашты.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Лаеш районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы Сергей Барышев 2019 елның 11 аенда аварияләргә анализ ясады. Ул юл-транспорт һәлакәтләренең сәбәпләрен атады һәм район территориясендә юл-транспорт һәлакәтләрен киметү буенча тәкъдимнәр кертте.
«Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең әйдәп баручы белгече Гөлшат Зәйнуллина балаларның юл-транспорт травматизмы буенча агымдагы 11 айдагы хәл турында сөйләде.
Район мәгариф идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Илнур Арсланов мәгариф учреждениеләрендә, юлларда үз-үзеңне тоту культурасын формалаштыру буенча, нинди чаралар үткәрелүе турында сөйләде.
Киңәшмәдә катнашучылар, алар арасында авыл җирлекләре башлыклары, балалар белем бирү учреждениеләре һәм мәктәп җитәкчеләре дә бар иде, юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау белән бәйле сораулар бирделәр.
Мондый киңәйтелгән утырышларны елга ике тапкыр үткәрү планлаштырыла.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International