Илдус Зарипов Социаль Хезмәт Герое Фидус Әсхәдуллинны туган көне белән котлады

2019 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген үзенең туган көнен Социалистик Хезмәт Герое, Лаеш шәһәре һәм Лаеш районының мактаулы кешесе Фидус Әсхәдуллин билгеләп үтә. Әлеге истәлекле вакыйга белән аны район җитәкчесе Илдус Зарипов котлады. Ул юбилярга нык сәламәтлек, озын гомер, бәхет, иминлек, оптимизм, күңел көрлеге, тынычлык һәм иминлек теләде.

Фидүс Фәиз улы Әсхәдуллин 1941 елның 12 декабрендә Башкорт АССРның Янавыл районы Чулпан авылында туа. Янавыл урта мәктәбенең 10 сыйныфын тәмамлап, 1960-1964 елларда Төньяк флотның су асты көймәсендә хезмәт итә, анда корабль двигательләрен эксплуатацияләүдә яхшы практик әзерлек ала һәм Төньяк диңгезләрдә йөзү тәҗрибәсе туплый. Кораллы көчләрдән азат ителгәннән соң, 1964 елда Мурманск диңгез пароходчылыгына «Ленин»атом бозваткычы машинисты укучысы булып  эшкә керә. Кыска гына вакыт эчендә үз эш урынын җентекләп өйрәнә, Төньяк диңгез юлы трассасында эшләгән бозваткычта  пар җитештерү җайланмасы мастеры була.
Фидус Әсхәдуллин 1977 елның 9-23 августында «Арктика» бозваткычының Төньяк полюска  походында – планетаның югары ноктасына, су асты судносының беренче актив йөзүендә катнаша.
1977 елның 17 августында, Мәскәү вакыты белән иртәнге сәгать 4 тә, «Арктика» атом бозваткычы, Үзәк поляр бассейнының куәтле боз катламын кисеп үтеп, актив йөзеп, дөньяда беренче тапкыр Төньяк полюсның географик ноктасына  ирешә. Беренче булып Төньяк полюс бозына аяк басучы  Фидус Әсхәдуллин була. Ул сөйләшү аппараты буенча мондый боерык ала: «Әсхәдуллин, сиңа мактаулы бирем: Төньяк полюста СССРның Дәүләт флагын күтәрү өчен ун метрлы флагшток урнаштырырга. Үтә!".!».
СССР Югары Советы Президиумының 1977 елның 14 сентябрендәге Указы белән Төньяк полюс районына «Арктика» атом бозваткычының  эксперименталь  рейсын әзерләүдә һәм тормышка ашырудагы күренекле казанышлары һәм  шул  вакытта күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен, Әсхәдуллин Фидүс Фәиз улына Ленин ордены һәм «Урак һәм Чүкеч»алтын медале тапшырыла, Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International