Лаеш районы хәрби комиссариатында гражданнарны кабул итү булды

2019 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

 

Бүген Лаеш районы хәрби комиссариатында да гражданнарны кабул итү булды. Гражданнар хәрби исәпкә алу, РФ Кораллы Көчләренә чакырылуга, контракт буенча хәрби хезмәт үтү шартларына, ветераннарга ташламаларга кагылышлы төрле сораулар белән килделәр. Барлык сорауларга да тулы җаваплар алынды. Кабул итүне район хәрби комиссары Александр Афанасьев, урынбасары  һәм  хәрби комиссариат белгечләре алып барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International