«Рубин» футбол клубы уенчылары Константин Плиев һәм Виталий Денисов Лаеш балалар йортында булдылар.

2019 елның 13 декабре, җомга

Футболчылар балалар белән аралаштылар, күпсанлы сорауларга җавап бирделәр һәм төрле уеннар үткәрделәр, соңыннан аларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Соңыннан Плиев һәм Денисов теләгән барлык егетләр белән иптәшләрчә матч үткәрделәр.

Август аенда Лаеш балалар йортында тәрбияләнүчеләр Казан «Рубин» ы күнегүләренең берсендә булдылар һәм футболчыларны үзләренә кунакка чакырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International