Лаешта туризмны үстерү буенча стратегик сессия узды. Аның эшендә район җитәкчесе Илдус Зарипов һәм туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов катнашты.
Районда «бер юл - өч халык» этномаршруты уңышлы эшли, ул рус, татар һәм керәшен мәдәнияте, Г.Р. Державин урыннары буйлап турмаршрут белән танышуны үз эченә ала, Лаеш шәһәренең тарихи өлешен төзекләндерү бара, татарстанлылар һәм якын-тирә төбәкләр арасында «Кама диңгезе» пляжы популяр булды. Илдус Зарипов сүзләренә караганда, районда туризмны үстерүгә бизнес вәкилләрен җәлеп итәргә, аларның фикерләрен тыңларга кирәк, чөнки тармакның киләчәге бик матур, моңа бөтен алшартлар да бар. Ул билгеләп үткәнчә, «Кама диңгезе» пляжын үстерү турында халык һәм бизнесменнар белән фикер алышырга кирәк.
Стратегик сессия кысаларында катнашучылар шулай ук Лаеш районында туризм үсешенә кагылышлы проектлар эшләделәр. Барлык идеяләр һәм тәкъдимнәр киләчәктә туристлык агымын арттыру һәм, тулаем алганда, хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту өстендә эшләүдә исәпкә алыначак.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте