Казан шәһәренең Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе үзенең диварларында 2004-2006 елгы яшүсмерләрне Яңа ел алды көрәш беренчелегендә кабул итте. Лаеш районының яшь көрәшчеләре әлеге ярышларда катнаштылар. Державино мәктәбе укучысы Сибгатуллин Рамазан 43 кг. га кадәр авырлык категориясендә икенче урынны алды. Рамазан һәм тренер Риназ Гарипов котлыйбыз!