Лаешта Бөек Ватан сугышы ветеранын соңгы юлга озаттылар

2019 елның 15 декабре, якшәмбе

Бүген соңгы юлга Бөек Ватан сугышы ветераны, Лаеш шәһәрендә яшәүче Фролов Федор Сергеевич озаттылар. Матәм чараларында Лаеш районы җитәкчесе Илдус Зарипов, районның хәрби комиссары Александр Афанасьев, предприятие һәм оешма вәкилләре, ветеранның туганнары һәм шәһәр халкы катнашты. Федор Сергеевичны барлык сугышчан хөрмәт белән җирләделәр. Совет Армиясе солдатына мәңгелек истәлек!
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International