Яңа ел алдыннан Илдус Зарипов гаиләсе белән Лаеш балалар йортында булды

2019 елның 16 декабре, дүшәмбе

Район җитәкчесе балалар йортында тәрбияләнүчеләр әзерләгән концерт номерларын рәхәтләнеп карады, аларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, сәламәтлек, алга таба үсеш теләде.
Балалар йорты җитәкчелегенә һәм хезмәткәрләренә җылы кабул итүләре, матур өй атмосферасы өчен рәхмәт белдерде. Аларга сабырлык, сәламәтлек һәм авыр хезмәтләрендә уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International