Район җитәкчесе Илдус Зарипов аппарат киңәшмәсе үткәрде 

2019 елның 16 декабре, дүшәмбе

Бүген район башлыгы Илдус Зарипов рәислегендә предприятие һәм оешма, районның тормыш-көнкүрешен тәэмин итү хезмәтләре җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән аппарат киңәшмәсе узды. Утырыш башланыр алдыннан ул хезмәттәшләренә Лаеш районы Советы Аппараты җитәкчесе Азат Нурмөхәммәтовны һәм район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Иван Шитовны тәкъдим итте.
Хисап чорының оператив хәле турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Лаеш районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары Айрат Галиев чыгыш ясады.
Район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Андрей Карсалов Лаеш районы территориясендә Яңа ел чараларын оештыру һәм үткәрү турында хәбәр итте.
Район Башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге җитәкчесе Дамир Хисмәтов Державино авыл җирлегенең генераль планын тәкъдим итте.
Яңа ел һәм раштуа бәйрәмнәре вакытында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү турында Лаеш районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге башлыгы Егор Фомин сөйләде.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International