Бүген район җитәкчесе Илдус Зарипов гражданнарны кабул итте. Халык аңа торак-коммуналь хуҗалыкка, авыл хуҗалыгын үстерүгә, эшмәкәрлеккә һәм җирдән файдалануга кагылышлы төрле сораулар белән мөрәҗәгать итте. Илдус Зарипов барлык мөрәҗәгатьләр буенча аңлатмалар бирде, алар район җитәкчелеге контроленә алынды.