18-19 декабрьдә Түбән Новгород өлкәсенең Кстово шәһәрендә 2002-2003 елгы егетләр һәм кызлар арасында Идел буе федераль округы беренчелеге самбо буенча этап ярышлары узды. Анда Татарстан, Башкортстан, Чуашстан, Түбән Новгород өлкәсеннән, Саратов, Самара, Оренбург һәм Пермь краеннан 200дән артык спортчы катнашты. 40 кг. га кадәр авырлык категориясендә Мосунова Стелла бронза медаль яулады һәм Свердловск өлкәсенең Екатеринбург шәһәрендә узачак Россия Федерациясе беренчелегендә катнашачак. Стелла белән Борһанов Роберт Фатыйх улы һәм Галиәкбәров Рамил Шамил улы шөгыльләнә. Котлыйбыз!