Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең оператив фаразыннан күренгәнчә, 2019 елның 21 декабрендә урыны белән буран, күз күреме 1-2 км га кадәр начарланып, төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
2019 елның 20 декабрендә 18 сәгатьтән 21 декабрь 18 сәгатькә кадәр аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, көньяк-көнбатыштан талгын җил. Төнлә бераз кар, көндез явым-төшемсез.
Җил төньяк-көнбатыштан,тизлеге секундына 6-11 метр, төнлә урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр, минималь температура төнлә -6 -8 градус. Көндез максималь һава температурасы -4 -6 градус. Юлларда бозлавык, урыны белән көчле.