Бүген Лаешта авыл җирлекләре башлыклары белән «Газпром трансгаз Казан» генераль директорының җитештерү буенча урынбасары Ильяс Галимов һәм «ТКХ предприятиесе «ИК» ҖЧҖ генераль директоры урынбасары Альмир Корбанов катнашында киңәшмә узды. Анда район җитәкчесе Илдус Зарипов катнашты. Утырышта газ белән тәэмин итү, газны йортларга һәм предприятиеләргә тоташтыру, каты көнкүреш калдыклары белән эш итү, каты көнкүреш калдыкларын чыгару мәсьәләләре каралды. Киңәшмә барышында Илдус Зарипов Ильяс Галимовка нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте