Державино авылыннан Ольга Сергеева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

2019 елның 20 декабре, җомга

Бүген Державино авылында яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Сергеева Ольга Гавриловна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бу истәлекле вакыйга белән аны Лаеш районы Башкарма комитетының эшләр идарәчесе Виктор Воробьев, районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Сюнина һәм Державино авыл җирлеге башлыгы Исламия Камалиева котладылар. Виктор Воробьев юбилярга Россия Президенты Владимир Путиннан открытка, Лаеш районы җитәкчесе Илдус Зарипов исеменнән открытка, акчалата бүләк һәм бүләкләр тапшырды, Ольга Гавриловнага нык сәламәтлек, озын гомер, бәхет, иминлек, тынычлык, оптимизм, якыннарыгызның мәхәббәтен һәм кайгыртуын теләде.

Сергеева Ольга Гавриловна 1929 елның 20 декабрендә Державино авылында крестьян гаиләсендә туа, 3 нче сыйныфны тәмамлый.

Бөек Ватан сугышы елларында колхозда сыер савучы булып эшли, басуларда ярдәм итә. Лаеклы ялга чыкканчы «Россия»совхозында яшелчәче булып эшли. Гомуми хезмәт стажы 40 елдан артык.

Ольга Гавриловнаның тормыш иптәше Михаил Васильевич «Россия»совхозында тимерче булып эшли. 1986 елда вафат була.  Алар бергә 33 ел гомер итәләр, биш бала: ике ул һәм Өч кыз тәрбияләп үстергәннәр.

Ольга Гавриловна ун оныгы һәм унөч оныкчыгы өчен яраткан әбисе.

Хезмәттәге казанышлары өчен «Ана даны өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән, «Хезмәт Ветераны»исеменә лаек булган.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International