Татарстан башкаласында "Туризм лидеры" республика конкурсына йомгак ясалды

2019 елның 20 декабре, җомга

Быел анда туризм индустриясе өчен кадрлар әзерләүче 800 дән артык туроператор, ресторан, кунакханәләр һәм югары уку йортлары катнашты. Бүләкләү тантанасы барышында Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов билгеләп үткәнчә, быел Татарстанда аеруча күп туристик вакыйгалар, бәйрәмнәр, фестивальләр узды.
«Бүген биредә зал тулы, без барыбыз бергә зур эш башкарабыз һәм Татарстан аның белән горурлана торган зур тармак тәкъдим итәбез. Сез эшкә җан, көч һәм интеллект саласыз, сезнең ярдәм белән бу ел бик бай һәм Якты булды», - дип билгеләде Казан Ратушасында чыгыш ясаганда.
Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитетының «Лаеш төбәгенең этник традицияләре» туристик маршруты өчен Г.Р. Державин исемендәге Лаеш ягы музее татар телен һәм мәдәниятен үстерү һәм популярлаштыру өчен махсус приз алды. Бүләкне ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов кулыннан музей директоры Фәридә Мортазина алды. Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International