Бүген Лаешта район җитәкчесе Илдус Зарипов рәислегендә предприятие һәм оешма, тормыш тәэмин итү хезмәтләре җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында аппарат киңәшмәсе узды.
Хисап чорының оператив хәле турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Лаеш районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары Павел Яковлев чыгыш ясады.
Җир кишәрлекләрен һәм капиталь төзелеш объектларын инвентаризацияләү комиссиясе эшенең арадаш нәтиҗәләре турында район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад һәм инвестицион үсеш буенча урынбасары Виктор Тябин сөйләде.
Район предприятиеләре һәм оешмаларының биналарын һәм якын-тирә территорияләрен Яңа ел белән бизәү буенча район Башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге җитәкчесе Дамир Хисмәтов чыгыш ясады.
2020 елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясе нәтиҗәләре белән киңәшмәдә катнашучыларны «Россия Почтасы» АҖ «Татарстан Почтасы» УФПС Казан районара почтамтының Лаеш ЦОПП начальнигы Галина Кива таныштырды.
Район Советына һәм «Халык контроле» нә 2019 елда гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр буенча мәгълүмат белән район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова чыгыш ясады.
Илдус Зарипов билгеләп үткәнчә, Яңа ел алды чорында һәм Яңа ел каникулларында районның тормыш тәэмин итү хезмәтләре һәм коммуналь хезмәтләре көчәйтелгән режимда эшләргә тиеш. РЭГС башлыгы Рөстәм Әгълюков, РЭЧ башлыгы Наил Бәхтиозин, ҮРХ баш табибы Елена Коробова һәм «инженерлык технологияләре «РСК» ҖЧҖ генераль директоры Виктор Арефьев барлык ресурслар һәм техниканың тулы әзерлектә, дежурлык графиклары төзелгәнлеген хәбәр иттеләр.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте