Бүген «Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең 7 нче отряды» ФГКУНЕҢ 118 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге башлыгы Федор Кузнецов туган көнен билгеләп үтә. Бу истәлекле вакыйга белән аны Лаеш районы җитәкчесе Илдус Зарипов котлады. Ул юбилярга нык сәламәтлек, озын гомер, гаилә иминлеге, бәхет, эшләрендә уңышлар, тыныч тормыш һәм иң изге теләкләр теләде.