Лаеш картингчылары Яр Чаллы шәһәрендә узган картинг буенча республика ярышларында катнаштылар. Бозлы трассада балалар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. "HONDA Мастер" классында безнең барлык иң яхшы спортчыларыбыз үзләренең өстенлекләрен расладылар. (Лаеш районы мәгариф идарәсенең мәктәптән тыш эшләр үзәге педагогы һәм «Лидер» картинг-клубы җитәкчесе Сәфәргалиев Линар Рәис улы).