Лаеш Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ хезмәткәрләре «Тоннель» операциясе үткәрәчәк.
23.12.2019 елның 23 декабрендә район юлларына полиция хезмәткәрләре рейдка чыгачак.
"Тоннель" операциясенең максаты-исерек хәлдәге машина йөртүчеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү. Шуңа күрә полицейскийлар руль артына исерек килеш утырган машина йөртүчеләргә аерым игътибар бирәчәк.
Хөрмәтле район халкы, машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр! Юл йөрү кагыйдәләрен саклагыз. Үз һәм башка тормышыгызны куркыныч астына куймагыз.