19-20 декабрь көннәрендә Казанның «Акватика» Су спорт төрләре сараенда Кыш Бабай призына йөзү буенча ачык республика ярышлары булып узды.
Ярышларда Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарыннан, Пензадан, Воронеждан һәм башкалардан 600 дән артык спортчы катнашты.
Лаеш районыннан комплекслы спорт мәктәбе спортчылары чыгыш ясады: Максим Коробейников, Петр Башкиров, Вера Коровина һәм Марина Бегаева, 100 м га ирекле стиль, 100 м га аркада, 100 м га брасс белән йөзүдә. Спортчыларның тренеры Евгения Гельм.