КСШ яшь спортчылары йөзү буенча ярышларда катнаштылар

2019 елның 23 декабре, дүшәмбе

21 декабрьдә «Кама» спорт-сәламәтләндерү комплексында КСШ яшь йөзүчеләре арасында «Кыш Бабай призына» йөзү буенча ярышлар узды. Ярышларда 80 бала катнашты, аларның 37 се-йөзү белән беренче ел шөгыльләнүче балалар. Ярышлар берничә йөзүдә узды. Беренче ярышларда 25 метрны яңа йөзүчеләр йөзде. Киләсе этапларда өлкән төркем малайлары һәм кызлар чыгыш ясады, алар 50 м һәм 100 м га ирекле стиль, 50 м га аркада, 100 м га комплекслы йөзү стилен күрсәттеләр.
Җиңүчеләр һәм призерлар медальләр, грамоталар һәм Кыш Бабайдан бүләкләр алдылар. Бу ярышлар кышкы каникулларның күңелле һәм уңай башлануы булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International