Лаешлыларны көчле бозлавык турында иртәгә төнлә һәм иртән кисәтәләр

2019 елның 24 декабре, сишәмбе

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең оператив фаразыннан күренгәнчә, 2019 елның 24 декабрендә 18 сәгатьтән 2019 елның 25 декабренә кадәр аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә урыны белән юеш кар, яңгыр һәм юеш кар, бозлавык. Көндез явым-төшемсез.

Җил көньяктан, секундына 4-9 метр тизлектә, төнлә урыны белән көчәйгәндә 11 метрга кадәр, минималь температура төнлә -6 -8 градус. Көндез максималь һава температурасы -4 -6 градус. Юлларда бозлавык, урыны белән көчле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International