Каратэ буенча бөтенроссия ярышлары

2019 елның 25 декабре, чәршәмбе

2019 елның 22-23 декабрендә Казан шәһәренең «Ак Барс» көрәш сараенда төрле яклап каратэ буенча бөтенроссия ярышлары узды. 

Ярышларны оештыручылар: 

– Россия Федерациясе Спорт министрлыгы, 

– Россия Каратэ федерациясе , 

– Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча Росгвардия ярдәме белән Россиянең төрле яклап каратэ студентлар Федерациясе. 

Ярышларда Россиянең 25 төбәгеннән 650 спортчы катнашты. Ярышларны ачу тантанасында мәртәбәле кунаклар катнаша: 

1. Россия Хәрби сәнгать берлеге рәистәшләре Киңәшчесе, Россия Федерациясе Герое, Россия Федераль куркынычсызлык хезмәте генерал-майоры, Андрей Викторович Мерзликин (Мәскәү шәһ.), 

2. Россия Хәрби сәнгать берлеге башкарма директоры, һәрьяклы каратэ Халыкара Федерациясе Президенты, Шихан Рамил Габдрәүф улы Габбасов (Мәскәү шәһәре), шулай ук Татарстан Республикасы спорт һәм ветераннар оешмалары вәкилләре катнашты. 

Лаеш районыннан 5 спортчы катнашты, шуларның 3се призлы урыннар яулады

Чебанов Иван - кумитэ дисциплинасында 1 урын;

Харитонов Даниил - кумитэ дисциплинасында 3 урын;

Хөснетдинов Әмир-кат дисциплинасында 3 нче урын. Аларның тренеры-Сабитов Тимур. Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International