Г.Р. Державин исемендәге Лаеш ягы музее хезмәткәрләре үзәк чыршы янындагы мәйданчыкта «Кышкы уеннар» чарасы үткәрделәр. Очрашуның төп максаты балалар өчен бәйрәм атмосферасы тудыру иде. Советлар Союзы Герое Б.К. Кузнецов исемендәге 2нче мәктәпнең дүртенче сыйныф укучылары ярышларда актив катнаштылар. Алар җитезлек һәм зирәклек биремнәрен эшләделәр. Бәйрәмдә күңелле һәм дустанә атмосфера сизелде. Барлык балалар да канәгать калдылар.