Илдус Зарипов СССР Герое Борис Кузнецовны туган көне белән котлады

2019 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Лаеш районы җитәкчесе Илдус Зарипов Советлар Союзы Герое, Лаеш районының мактаулы кешесе Борис Кузнецовны 94 яшьлек юбилее белән котлады. Ул билгеләп үткәнчә, Борис Кириллович – безнең риваять! Аның сугышчан батырлыклары белән бөтен Россия, Татарстан Республикасы һәм Лаеш муниципаль районы горурлана.

Безнең герой үрнәгендә күп буын ватандашларыбызның батырлыгына, патриотизмына һәм Ватанга тугрылыклы хезмәт итүенә өйрәнәләр. 

Илдус Зарипов Борис Кузнецовка бүләкләр тапшырды, аңа нык сәламәтлек, иминлек, күңел көрлеге, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм күтәренке кәеф теләде.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International