26 декабрь көнне спорт мәктәбенең спорт комплексында Кыш Бабай призына мини-футбол буенча Беренчелек үтте. Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урынны Габишево авылының «Кристалл» командасы, 2 урынны Лаеш шәһәренең «Кама» командасы, 3 урынны «Арес»командасы яулады. Турнирда катнашучыларның барысы да медальләр, дипломнар һәм Җиңүче Кубогы, шулай ук Яңа ел бүләкләре белән бүләкләнде.