Олы Кабан авылында чыршы ачтылар

2019 елның 28 декабре, шимбә

Бүген Олы Кабан авылында төп чыршыны ачу тантанасы булды. Авыл мәдәният йорты мәйданында авыл халкы һәм кунаклар җыелды. Җыелучыларны якынлашып килүче яңа 2020 ел белән Лаеш районы җитәкчесе Илдус Зарипов һәм Олы Кабан авыл җирлеге башлыгы Николай Бызин котладылар. 
Бәйрәм кунакларын Кыш бабай белән Кар кызы сәламләде, аннан соң барлык катнашучыларны да конкурслар, викториналар, уеннар, җырлар һәм биюләр көтте. Өлкәннәр һәм балалар уеннарда бик теләп катнаштылар, балаларга Яңа ел бүләкләре тапшырдылар. Тантанада катнашучыларны уха һәм шашлык белән сыйладылар. Бәйрәм матур салют белән тәмамланды.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International