Хәзер Куйбышев сусаклагычы территориясендә бозга чыгу куркыныч, дип хәбәр итте Кече көймәләр буенча ТР баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов.
«Хәзер сусаклагычта су дәрәҗәсенең кискен күтәрелүе бара. Макаровка һәм Атабай районындагы бозда күп санлы ярыклар күзәтелә», — дип билгеләп үтте Венедиктов.
Аның сүзләренә караганда, бозга чыгу һәм мондый шартларда техникага чыгу бик куркыныч. Балыкчы ярыкны күрмичә, бозлы суга чумарга мөмкин.
Элегрәк массакүләм мәгълүмат чараларында хәбәр ителгәнчә, бүген иртән Атабай районында Кар машинасында 17 яшьлек егет боз астына киткән. Коткаручылар вакытында килеп җиттеләр, егетне алдылар һәм аны табибларга тапшырдылар.