Лаеш районы җитәкчесе Илдус Зариповның яңа 2020 ел белән котлавы

2019 елның 31 декабре, сишәмбе

Хөрмәтле Лаеш районы халкы!
Яңа ел якынлашуы безгә балачактан ук таныш булган иң якты хисләр бүләк итә, – без аны һәрвакыт шатлык, өмет һәм дулкынлану белән көтеп калабыз. Бу-иң туганнар һәм якыннар белән җылы очрашу вакыты, без бергәләп нәтиҗәләр чыгарабыз һәм киләчәккә планнар корабыз.
Узып баручы ел гади генә булмады, әмма без аны лаеклы нәтиҗәләр белән тәмамлыйбыз. Ул мөһим кызыклы вакыйгаларга бай булды. Безнең район тотрыклы үсеш курсын дәвам итте, монда һәр кешенең хезмәте бар. Без куелган максатларга бергәләп бардык, кече Ватаныбыз иминлеге өчен бергәләп эшләдек.
Лаешлыларның профессионализмы һәм нык торулары аркасында, 2019 елда без республика районнарының социаль-икътисади үсеше рейтингында өченче урынны алып торабыз, торак төзү планын арттырып үтәдек, ә бу 115 мең кв.м., бездә эшсезлек дәрәҗәсе иң түбән һәм төбәктә иң югары хезмәт хакларының берсе.
Туган ягыбызның иминлеге өчен хезмәт куйган һәркемгә, көндәлек хезмәтләре белән уртак эш уңышына өлеш кертүчеләргә рәхмәт әйтәсе килә.
Киләсе елда без ирешелгәннәрне генә беркетеп калмыйча, һәр кешенең тормышын тагын да уңайлырак итәргә, ә безнең җәмгыять – теләктәш итәргә тиеш.
Бу бәйрәм алды көннәрендә без киләчәккә өмет белән карыйбыз, якты вакыйгалар һәм игелекле эшләр көтеп калабыз. Яңа ел безгә яңа перспективалар ачсын, димәк, яңа бурычлар да барлыкка киләчәк. Без, һичшиксез, барлык уй-ниятләребезне дә тормышка ашырырбыз дип ышанам!
Кадерле дуслар!
Яңа, 2020 ел, без аны үзебез эшләячәкбез кебек булачак. Барлык уй-ниятләрегез дә тормышка ашсын. Сезгә чын күңелдән уңышлар, бәхет, нык сәламәтлек һәм гаилә иминлеге телим! Бәйрәм белән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International