Лаешка керү юлында яңа ел символы барысын да сәламли

2019 елның 31 декабре, сишәмбе

Гадәттәгечә, Лаеш шәһәренә керү юлында килә торган Ел символы бик зур кар сыны урнаштырыла. Бу юлы ул-чыршы астында яткан 2020 ел символы-тычкан сыны. 
Оештыручылар сүзләренә караганда, аның киңлеге 4,5 метр тәшкил итә, биеклеге - 3,5 метр, озынлыгы - 5 метр. Кар сыны ясауга 9 КамАЗ кар киткән. 
Моңа кадәр Лаешка керү юлында 2017, 2018 һәм 2019 елларда Әтәч, Эт һәм Кабан фигуралары урнаштырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International