Лаеш районы җитәкчесе Илдус Зарипов "Газпром Трансгаз Казан" компаниясе генераль директоры урынбасары Ильяс Галимов белән бергә яңа 2020 ел белән Советлар Союзы Герое, Лаеш районының мактаулы кешесе Борис Кузнецовны котладылар. Ильяс Хәлим улы геройга компаниянең генераль директоры Рөстәм Усманов исеменнән бүләкләр тапшырды, Борис Кирилловичка сәламәтлек, бәхет, күңел көрлеге, оптимизм һәм яңа елда иң яхшыларын теләде.