Бу төнлә кечкенә генә кар шәхси йорт хуҗаларына һәм коммуналь хезмәтләргә әллә ни мәшәкать тудырмаячак – явым-төшемнәр көтелми.
Җил дә бик көчле түгел – нибары 5-10 м/сек. Ел башы һава торышы белән куандыра: һава температурасы төнлә һәм иртән -8 градус..-10, ә аязган вакытта -13кә кадәр. Шуңа күрә бөтен гаилә белән урамга чыгарга, чаңгыда шуарга була. Яхшы Яңа ел каникуллары.