Балалар бәйрәмгә бик матур, күңелле тамаша ясадылар. Барысы да аларга яңа елга бүләк иткән костюмнар кигән иде.
Башта ук әкият геройлары балаларны тылсымлы әкият дөньясына җәлеп иттеләр, балалар бәйрәм атмосферасына чумдылар, кызыклы конкурсларда катнаштылар. Кыш Бабай барлыкка килү белән чын бәйрәм җыр-бию, чыршы тирәли әйлән-бәйлән белән башланып китте. Тамашадан соң балалар Кыш бабайга һәм Кар Кызына шигырьләр сөйләделәр, фотога төштеләр, бүләкләр алдылар.