Лаеш бассейнына Кыш бабай кереп чыкты. Күңелле су эстафеталары балаларга Яңа ел каникулларында күтәренке кәеф өстәде. Ә бәйрәмне «Кама» спорт-сәламәтләндерү комплексында оештырдылар.
Яшь йөзүчеләр бик теләп коткару боҗраларын этәрделәр, ә аннары аларга өреп кабартылган ачык туплар ыргыттылар. Дүрт команда тиз һәм җитезлектә ярыштылар: балалар узышка төрле стильләр белән йөзделәр, күңелле эстафеталарда катнаштылар һәм төрле төстәге камешкалар җыйдылар.
Кыш бабай балалар белән уйнарга булган. Иң игътибарлыларын-мактады һәм барысын да якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. Балалар бик теләп бүләкләр һәм тәм-томнар алдылар.