Барысы да рәхәтләнеп бал биюләре биеделәр, уйнадылар, җырладылар һәм юбилее белән Нина Петровна Балянованы котладылар. Яңа ел балына Кыш бабай белән Кар кызы да килде.
Очрашуны оештыручылар бик күп кызык конкурслар, викториналар һәм үзешчән сәнгать номерлары әзерләгән иде. Дуңгыз баласы (узып баручы ел) эстафетаны тычканга тапшырды.
Бәйрәм геройлары белән фотога төшү дә бик актив узды. Традиция буенча, очрашу чәй өстәле артында тәмамланды.
