Татарстан АССР юбилее елында Әнисә Корбангалиева беренче булып туа.
Артур һәм Лилия Корбангалиевлар гаиләсе өчен кыз гаиләдә беренче бала булды. Ул яңа 2020 елның 1 гыйнварында туган. Гаҗәп, әмма кыз бала туу Яңа ел белән генә түгел, ә иң яшь әнинең туган көне белән дә туры килде.
⠀Яңа туган бала белән әнине күп санлы туганнары каршы алды. Алар барысы да гаиләдә тулылануга бик шат булдылар һәм нәни Әнисәне күрергә теләделәр. Кызның әтисе аеруча дулкынланса да, ул бик бәхетле иде.
Һәр гаилә тормышында мөһим вакыйга белән яшь әти-әниләрне котларга Лаеш үзәк район хастаханәсенең баш табибы Елена Коробова һәм Лаеш районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Мария Бурцева килделәр. Артур һәм Лилия Корбангалиевларны республика һәм район җитәкчелеге исеменнән котладылар һәм Әнисәгә сәламәтлек теләделәр. Яшь гаиләгә бүләкләр тапшырдылар, Әнисәнең киләчәктә бертуган апалары да пәйда булуын теләделәр.
(«Камская новь» газетасы материаллары буенча).