Яңа ел белән балаларны һәм балалар йорты тәрбиячеләрен аны тәмамлаган Гомәр Насыйбуллин котлады.
Гомәр Нурулла улы балалар йортын беркайчан да онытмый. Ул гел кайтып, хәлен белеп тора, сүз белән дә, эш белән дә балаларга ярдәм итә. Бу юлы да Гомәр Насыйбуллин яңа ел бүләкләре алып кайтты. Һәр баланы тәм-том һәм җылы сүзләр көтә иде. Мондый җылы һәм дулкынландыргыч мизгелләрдә һәркем могҗизага ышана башлый.