2020 елның 10 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә буран көтелә, күз күреме 1-2 чакрымга кадәр начарая, бозлавык, төнлә һәм иртән көчле җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең оператив фаразыннан күренгәнчә, 2020 елның 9 гыйнварында 18 сәгатьтән 2020 елның 10 гыйнварына кадәр аязучан болытлы һава көтелә. Юеш кар яварга мөмкин, көндез бераз. Төнлә һәм иртән урыны белән буран һәм бозлавык. Җил көньяк-көнбатыштан, тизлеге секундына 7-12 метр, төнлә һәм иртән урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр.
Төнлә һаваның минималь температурасы -5 -7 градус. Көндез максималь һава температурасы -1-3 градус. Юлларда бозлавык.