Сокуры авылы китапханәчесе Индира Дебердеева "Хозяюшка" клубы әгъзалары өчен Раштуа кичәсен үткәрде.
Ул кунакларны бәйрәм тарихы белән таныштырды, конкурслар һәм уеннар үткәрде. "Хозяюшка" клубы әгъзалары китап күргәзмәсен карадылар һәм Индира Дебердеева әзерләгән "Чиста Раштуа кары астында" дип исемләнгән әдәбиятка күзәтү тыңладылар. Чара пироглар белән чәй эчү белән тәмамланды.