Равза Сафиевна котлаулар кабул итә

2020 елның 10 гыйнвары, җомга

Бүген Лаеш шәһәрендә яшәүче тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны, хезмәт ветераны Хабиева Рауза Сафи кызы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аны бу истәлекле вакыйга белән котларга Лаеш муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Азат Нурмөхәммәтов, Лаеш шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Рәис Нургалиев, район ветераннар советы рәисе Рашат Булатов килде. Юбилярга нык сәламәтлек, күңел көрлеге, бәхет һәм иминлек теләделәр.
Хабиева Равза Сафи кызы-тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны, хезмәт ветераны.
Ульяновск өлкәсендә, Кулаткон районы Мостяк авылында туа. Әтисе укытучы булган, әнисе – хуҗабикә.
Бөек Ватан сугышы елларында Рауза Сафи кызы башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли. Лаеклы ялга чыкканчы Үзбәкстан Республикасының Гулистан шәһәренең 8 нче мәктәбендә эшләгән. Гомуми хезмәт стажы 40 елдан артык.
Тормыш иптеше Равза Сафи кызы, Кяшаф Зариф улы, 1926 елгы, Бөек Ватан сугышы инвалиды була. Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң мәктәптә укытучы булып эшли. 2013 елда вафат булган. Ирле-хатынлы Хабиевлар 65 ел бергә гомер итәләр. Биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Күп балалы әни Равза Сафи кызы ун оныгы һәм биш оныкчыгы өчен яраткан әбисе.
Хезмәттәге казанышлары өчен Равза Сафи кызы юбилей медальләре белән бүләкләнгән, «Хезмәт Ветераны» исеменә лаек булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International