Бүген Лаешта район җитәкчесе Илдус Зарипов рәислегендә предприятие һәм оешма, тормыш тәэмин итү хезмәтләре җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында аппарат киңәшмәсе узды.
Хисап чорындагы оператив хәлләр турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Лаеш районы буенча бүлеге начальнигы Радик Егоров чыгыш ясады.
2019 елга йомгаклар ясау һәм 2020 елга авыл хуҗалыгын үстерү программасы белән Лаеш муниципаль районында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Виталий Германов чыгыш ясады.
Авыл җирлекләрендә 2019 ел йомгаклары буенча хисап утырышлары турындагы мәсьәлә белән Лаеш муниципаль районы башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова чыгыш ясады.
Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Иван Шитов Лаеш муниципаль районында 2020 елга планлаштырылган республика программаларының гамәлгә ашырылуы турында сөйләде.
Лаеш муниципаль районының 2019 елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре белән район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Виктор Тябин чыгыш ясады.
Киңәшмә ахырында район Башкарма комитеты җитәкчесе Илдус Зарипов Олы Кабан авыл җирлеге башлыгы Бызин Николай Сергеевичка җирле үзидарә органнарында намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.