Сезне һөнәри бәйрәмегез - Россия Федерациясе прокуратурасы хезмәткәрләре көне белән котлыйм! Бүген сезнең алдыгызда күп кенә җаваплы мәсьәләләр тора, шуларның иң мөһиме - гражданнарның законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау, җинаятьчелек һәм коррупциягә каршы аяусыз көрәш, Россия дәүләтчелегенең бердәмлеген тәэмин итү.
Сезнең һөнәри бәйрәмегез көнендә прокуратура хезмәткәрләренә, шулай ук Лаеш муниципаль районында законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуга лаеклы өлеш керткән һәм тупланган тәҗрибәне яшь буынга тапшырган ветераннарга да зур рәхмәтемне белдерәм.
Лаеш муниципаль районы җитәкчесе И.Ф. Зарипов