Атабай авылында уха бәйрәме

2020 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе

Атабай авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл җирлеге, китапханә, мәктәп һәм Атабай агрофирмасы белән берлектә Уха бәйрәме үткәрделәр. 

Бәйрәмдә авыл халкы һәм килгән кунаклар катнашты. Җырлар, биюләр, уеннар һәм, әлбәттә, учак янында кайнаган кайнар уха, самавырдан чәй һәм кайнар коймаклар булды. Барысы да канәгать иде.
Чараның иганәчесе авылдашы Дәүләтшин Илдар Абдулла улы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International