12 гыйнварда Казанның «Хезмәт резервлары» стадионында Вахитов районы спорт мәктәбенең тимераякта шуу буенча «Яшь спринтер» ачык беренчелеге булып узды. Анда Яшел Үзән, Яр Чаллы, Казан спортчылары катнашты. Лаеш районын әлеге ярышларда комплекслы спорт мәктәбе укучылары тәкъдим итте. Кече яшьтәге кызлар арасында 500 м дистанциягә йөзүдә беренче урынны Савельева Лиана яулады, Антонов Михаил кече яшьтәге яшүсмерләр арасында икенче булды, ә Цыганов Антон балалар яшь төркемендә 100 м дистанциягә йөзүдә көмеш медаль алды. Яшь тимераякта узышучыларның тренеры Ия Жантимирова.